news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮНЕСКО форумына Зөя утрау-шәһәрчегендә агач археологиясе музее ачылачак

Айрат Ситдыйков форумга багышланган матбугат очрашуында Россиядә әле бер шәһәрнең дә мондый музей булдыру уена килмәганлеген әйтте.

ЮНЕСКО форумына Зөя утрау-шәһәрчегендә агач археологиясе музее ачылачак
Султан Исхаков

(Казан, 31 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 4-7 сентябрьдә узачак мәдәниара диалог буенча ЮНЕСКО форумы кысаларында, Зөя утрау-шәһәрчегенең “Татар бистәсе” археологик казу урынында Росиядә уникаль агач археологиясе музее ачылачак.

Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова моның мөһим вакыйга һәм дөньяда мондый өченче музей булуын билгеләп узды. Россиядә исә, бөтенләй тиңнәре юк.

Татарстан Фәннәр академиясенең А. Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков музейны булдыру гаять зур тырышлык сораганын, бу процессның 2010 елда башланып, 9 елга диярлек сузылганын билгеләп узды. Ул музей экспозициясенең мәйданы 900 кв. метр тәшкил итүен әйтте. Музейның уникальлеген билгеләп үтеп, аның Швеция һәм Беларусьтагы музейлардан ким булмаячагын белдерде.

Айрат Ситдыйков музейга нигез салу Зөянең бай мәдәни катламы белән бәйле булуын әйтте. “2010 елда музей формалаштыру программасы тәкъдим ителде. Зөянең мәдәни катламы бик бай. Бу - бронза эпохасы, урта гасыр, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры материаллары. Төп пласт һәйкәл буларак шәһәрне өйрәнү дәвере белән бәйле. Нәкъ менә шәһәр үсешенең шушы чорында “дымлы” археологик мәдәни катлам барлыкка килә. Аның мәйданы 5 гектар тәшкил итә. Дымлы дип аны су нык күп булганга атыйлар. Бу катламда бөтен органик материаллар консервациясе пәйда була. Бу тиз уалучан материаллар – агач, күн, тукыма, йон һәм башкалар. Россиядә андый шәһәрләр байтак. Ләкин консервация буенча мәсьәлә әле хәл ителеп бетмәгән. Россиядә әле бер шәһәр дә музей булдыруга чыга алмаган”, - дип белдерде Айрат Ситдыйков.

Музей урыны очраклы гына сайланмаган. “1954-56 елларда Куйбышев сусаклагычында су күтәрелгәч, яр буе зонасы ишелә башлый. Бу процесс Зөяне дә читләтеп үтми. Зөягә якын Щука елгасын да су баса. Танылган археологлар яр буе зонасы буенча тикшерү үткәрә. Ишелү зонасында алар “дымлы” мәдәни катламны ачыклый. Аннары алар яр буен ныгытырга уйлаган”, - диде Айрат Ситдыйков. Утрауда ярны ныгыту белән бәйле саклау-коткару эшләре нәтиҗәсендә, “дымлы” мәдәни катламда сакланып калган урта гасыр агач корылмаларның сирәк комплексы ачылган. XVI-XVIII гасырларның бина һәм урамнар калдыклары табылган, агачтан ясалган бөтен материал, тукымалар, кием сакланган.

  • Музейда XVI-XVII гасырларда төзелгән 40лап агач корылма урнашачак, аларның иң борынгылары 1551 елда Зөя төзелеше белән бәйле. Музей фондында 140 мең предмет исәпләнә, архитектура объектлары элементлары белән бәйле 4 меңләп объект бар.

Экспозицияне тәкъдим итүдә анимация кулланыла. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, “Зөя” 21 метрлы проекция панорамасы хозурланырлык, күптөрле сюжетлар күреп булачагын белдерде. Анда тарихи чынаклар нигезендә шәһәрнең тышкы күренеше реконструкциясе чагылыш табачак. Панорама панносы традицион сынлы сәнгать техникасы, анимация һәм компьютер технологияләрен берләштерүче монументаль әдәби әсәр буларак эшләнгән. Татьяна Ларионова әйтүенчә, бу музей балалар өчен дә, олыларга да кызык булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100