news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юнармияче Диана Гурьянова: Гаилә – кеше тормышында иң мөһим әйбер

Юнармияче Диана Гурьянова:  Гаилә – кеше тормышында иң мөһим әйбер
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Казанда үткән Шәҗәрә бәйрәмендә Усад мәктәбенең юнармиячеләр отряды командиры Диана Гурьянова, юнармиячеләрнең ниләр белән мәшгуль булуын, гаиләнең кеше тормышындагы роле турында фикерләрен әйтте.

«Без үзебезнең өчъяклы стендта РФ Гаилә елына багышланган республикакүләм бәйгеләрдә катнашучыларның иҗат эшләре булган иншаларын, фотосурәтләрен һәм шәҗәрәләрен тәкъдим итттек. Һәр теләгән кеше алар арасыннан күңеленә хуш килгәне өчен биредә үк тавыш бирә ала. Без, юнармиячеләр, гаилә – кеше тормышында иң мөһим әйбер, дип саныйбыз», – диде Диана Гурьянова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Диана Гурьянова әйтүенчә, алар сыйныфлары белән юнармиячеләр сафында. «Юнармиячеләр – чын ватанпәрвәрләр. Күпсанлы патриотик чараларда катнашабыз, бик күп тапкыр мәктәбебездән махсус хәрби операциядә булган солдатларга гуманитар ярдәм җыюда да катнаштык. Без шулай ук маршировкалар ясыйбыз, парадларда, төрле конкурсларда актив катнашабыз», – дип сөйләде ул.

Алар билгеләвенчә, юнармиячеләр булу – үзе бер горурлык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100