«Беләсезме, стендап жанры ул элек-электән популяр иде. Шул ук Рәшит абый Шамкайлар, Алмаз абый Хәмзиннар - алар барысы да стендаперлар бит. Без аларны монолог сөйләүчеләр, юмор осталары дип йөртә идек. Хәзер генә «стендап» дигән заманча сүзе чыкты аның.
Дөресен әйткәндә, минем стендапка керәсем дә килмәгән иде. Миңа Казахстанның Турсумбек дигән бер шоумены стендапларын карарга тәкъдим иттеләр. Карадым да, миңа шундый ошады. Бернинди пычраклык, начар сүзләр юк анда, оятсыз темаларга да кереп китми. Ә халык тәгәри-тәгәри көлә. Менә шуннан мин дә, оятсыз темаларга кагылмыйча гына, татарча стендап сөйләп карасаң ничек булыр икән дип уйладым. Чөнки безнең татар халкы тормыштан алынган әйберләрдән көлә. Тамашачы шунда ук аңлый, уйлап чыгарганны сөйлисеңме син, чын булганнымы.
Без шундый тиз заманда яшибез. Юмор өлкәсендә озын номерлар ясамыйлар, чөнки интернет кешене кыска видеороликларга ияләштерде. Дөнья хәзер шундый – бүген кешегә «Комеди клаб» күңелле, икенче көнне ул стендап тыңлый башлый. Шуңа стендапның киләчәге бармы, юкмы, әйтә алмыйм. Тик татар юморының киләчәге бар.
Без, татар стендаперлары, җыелма концертлар ясыйбыз. Аллаһка шөкер, алар тулы заллар белән үтә. Безнең инде даими тамашачыларыбыз да барлыкка килде. Быел гына да Казан, Чаллы, Актаныш, Түбән Камада куйдык. Октябрьдә концертларыбыз шулай ук Чаллы, Казан, Сабада булачак. Әлмәт белән Уфага да барып кайтасыбыз килә.
Беренче ике концертыбыз ТНВ каналында да чыгачак. Килә алмаучылар аны ТНВ телеканалыннан карый ала\», – ди ул.
Сирин Бәйрәмов белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләште.