news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юмор остасы Данир Сабиров Буа мәдәният йортын тәнкыйтьләде

Район башлыгы Марат Җәббаров мәдәният йортын Буаның иң хурлыклы объекты дип атады.

Юмор остасы Данир Сабиров Буа мәдәният йортын тәнкыйтьләде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Юмор остасы Данир Сабиров Буа мәдәният йортын тәнкыйтьләде. Моны ул үзенең Инстаграм социаль челтәрендә дә белдергән. Бу хәл турында артист белән “Татар-информ” хәбәрчесе аралашты.

“Буа мәдәният йортында ел саен шундый салкын була. Аның түбәсе җылытылмаган, астында су җыелган диләр эшчеләре. Шуңа күрә анда җылы түгел, җылылык юкка чыга бара. Ә болай ягу системасы эшли. Буа шәһәренең мәдәният йортында әбиләрнең калын киемнәрдән утыруы бер дә матур түгел инде”, - диде Данир Сабиров.

Буа районы башлыгы Марат Җәббаров, әлеге сүзләр белән килешеп: “Безнең мәдәният йорты авария хәлендә, бер тапкыр да ремонтланмаган, 1973 елгы булса кирәк. Түбәсеннән су үтеп керә, подвалы тулы су. Ул Буаның иң хурлыклы объекты булып тора. Әлегә берни дә эшләп булмый, бик күп акча кирәк”, - дип белдерде.

Аның сүзләренчә, клубның реконструкция проектын инде эшли башлаганнар. Проект эшен бетергәч, хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәкбез. Аны реконструкцияләү өчен генә дә 270 млн күләмендә акча кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100