news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Yummy Music Band төркеме Илһам Шакиров җырларыннан торган концерт куйды

Yummy Music Band төркеме Илһам Шакиров җырларыннан торган концерт куйды
Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Yummy Music Band төркеме Илһам Шакиров җырларыннан торган концерт куйды. Концертта җырчы репертуарында булган танылган җырларны заманча яңгырашта тәкъдим иттеләр.

«Әзерләнү бик көчле барды. Күләмле зур эш башкардык. Безнең төркемгә искитмәле музыкантлар җыелган. Тамашачылар өчен шәп концерт әзерләргә тырыштык», – диде Yummy Music Band төркеменең сәнгать җитәкчесе Юрий Федоров.

Төркем директоры Илнар Фатыйхов элеккеге җырларны яңартып тору һәр сәнгать кешесенең бурычы, дип белдерде.

«Концерт бик заманча. Ул иң актуаль проект. Мондый проектлар Татарстанда бүтән юк. Элеккеге җырларда мөһим мәгълүмат бар. Илһам Шакировның җырлары, хәзерге заман җырлары белән чагыштырганда мәгънә ягыннан бик аерыла. Сәнгать белән шөгыльләнгән һәркемнең бурычы - мирасны саклау һәм аны киләчәк буынга җиткерү», – диде Илнар Фатыйхов.

Yummy Music Band төркемендә ундүрт музыкант. Төркемнең солистлары – Илгиз Шәйхразиев белән Эльвира Мифтахова. Илгиз сәхнәдән концертны Илһам Шакировны искә алу кичәсе дип атады, Эльвира Мифтахова да тамашачыларга рәхмәтен белдерде.

«Безнең бүген тулы зал. Зур рәхмәт килгән тамашачыларыбызга. Илһам Шакировның җырларын аерып булмый. Барысы да күңелгә ята», – диде Эльвира Мифтахова.

Yummy Music Band Илһам Шакиров җырларыннан торган концертны җырчының туган көнендә дә куячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100