news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Yummy Musicның Илһам Шакировка багышланган яңа трибьютында Зәйнәб Фәрхетдинова катнашачак

Трибьют – тере тавыш белән заманча башкаруны күздә тоткан, артистка һәм аның иҗатына хөрмәт белдерү йөзеннән уздырыла торган багышлау кичәсе.

Yummy Musicның Илһам Шакировка багышланган яңа трибьютында Зәйнәб Фәрхетдинова катнашачак

Күренекле татар җырчысы Илһам Шакировның юбилее уңаеннан, 17 февральдә 19.00 сәгатьтә Татар филармониясендә аның иҗатына багышланган концерт узачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Yummy Music Band музыкантлары һәм солистлары башкаруындагы Илһам Шакировка трибьют (багышлау кичәсе) уңаеннан узган матбугат конференциясендә лейблның генераль продюсеры Ильяс Гафаров һәм сәнгать җитәкчесе Юрий Федоров хәбәр итте.

Yummy Music Band төркеме Илһам Шакиров репертуарындагы җырлардан, халык әсәрләреннән һәм бөек татар шагыйрьләре һәм композиторларының авторлык җырларыннан торган сәгать ярымлык концерт программасы тәкъдим итәчәк. Филармония сәхнәсендә Казанның 13 алдынгы музыканты һәм солистлары чыгыш ясаячак. Алар арасында Илгиз Шәйхразыев, Эльвира Мифтахова һәм кичәнең махсус кунагы – Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова булачак.

Yummy Music татар инди-лейблының генераль продюсеры Ильяс Гафаров чираттагы трибьют программасының үзенчәлеге нидә булуын әйтте.

«Трибьютны гамәлгә ашыру өстендә 20ләп кеше көч куя. Бер кичтә сәхнәдә 13 кеше чыгыш ясаячак. Аларның һәрберсе, ким дигәндә, икешәр музыкаль коралда уйнаячак. Моңа кадәр без Илһам Шакировка трибьютны узган җәй Кабан күле ярында, Казан Кирмәнендә узган ДәртФест сәхнәсендә, ноябрь аенда филармония сәхнәсендә тәкъдим итеп өлгердек. 17 февральдә көтелә торган концерт узган трибьют кичәләреннән аерылачак. Әйтик, тамашачы Илһам абый Шакировның югалган концерт язмасыннан эксклюзив җырын трибьютның махсус кунагы Зәйнәб Фәрхетдинова башкаруында ишетә алачак».

Татарстан Республикасы халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Yummy Music Band кебек төркемнәрнең эшчәнлеген әһәмиятле һәм кирәкле дип бәяләде, лейблның эшчәнлегенә өлеш кертүе белән бәхетле булуын әйтте.

«Мин чираттагы трибьют кичендә чыгыш ясавым белән бәхетле. Илһам Шакировның «Кышкы романс»ны башкарган булганын мин, мәсәлән, белми дә идем. Ә Фидан Гафаров тавышы белән генә ассоциацияләнгән бу җырны Илһам абый Шакиров та җырлап йөргән булган икән. Ул чыгышлары аның югалган концерт язмаларында сакланган булган. Тамашачыга шуны ишеттерергә иде ният.

Мин Yummy Music коллективының эшчәнлеген бик хуплыйм. Безнең Казаныбызда бик күп төрле халыклар яши. Һәр халыкның үз-үзен этник яктан тәрбияләгән, халкының нәселдән нәселгә, буыннан буынга күчкән нигезләренә генә тугры булып яшәгән кешеләре була. Безнең татар, мәсәлән, нинди генә яңгырашта тәкъдим итсәң дә, үз халкының моңнарын кабул итәчәк, отып алачак, якын итеп тыңлаячак. Ул җырлар аның күңеленә ятышлы булачак. Сәнгать мәркәзе – Казаныбызда яшәгән төрле халыкларга кызыклы булырдай яңгырашта үзебезнең җырларыбызны, моңнарыбызны тәкъдим итүче, ишеттерүче, эзләнүче проектлар бик кирәк, дип саныйм», – диде җырчы.

Бэндның сәнгать җитәкчесе, композитор һәм саундпродюсер Юрий Федоров әйтүенчә, Yummy Music «Татар эстрадасы кая таба бара?» соравына җавап эзләү белән шөгыльләнә.

«Татар эстрадасы бүген бик матур күренеш кичерә, дип саныйм. Миңа калса, безнең эстрадада бүген тере тавыш, традиция белән заманча бизәлеш синтезы, стильләр катнашмасы күзәтелә. Бу искиткеч! Илһам абый Шакиров – тере тавыш белән башкаруның пропагандалаучысы булган кеше. Аның иҗатына багышлау концертында без уникаль артистлар составы белән дистәләгән музыка коралын берләштереп, ясалма булмаган, чын, тере музыка тантанасын тәкъдим итәчәкбез», – диде Yummy Music төркеменең сәнгать җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100