news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Yummy Musicның Буа районы балалары белән яздырган «Чисто Чиста» җыры һәм клибы чыкты

Yummy Musicның Буа районы балалары белән яздырган «Чисто Чиста» җыры һәм клибы чыкты
Yummy Music

Июнь аенда MOÑ театр мәйданчыгында оештырылган «Чисто Чиста» проекты кысаларында Буа районының Яңа Чәчкаб һәм Кыр-Тәүгелде авылы балалары Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина һәм Ислам Вәлиев җитәкчелегендә үзләре турында спектакльләр иҗат итте. Yummy Music лейблы «Чисто Чиста» проектының шундый ук исемдә җыры һәм клибын чыгарды. Җырның продюсеры – Казан электрон музыканты Ислам Вәлиев – Malsi Music.

Җыр табигать тавышлары белән җанландырылган һәм Яңа Чәчкәб һәм Кыр-Тәүгелде авылы балалары белән бергә яздырылган. Авторлар бу проект кысаларында авыл тормышы кагыйдәләрен белеп булганын әйтә.

«Чисто чиста» — спектакль дә, перформанс та түгел. Без бу жанрны «нәмәстә» диалекталь сүзе белән атадык. Нәрсә турында сүз барганын аңлыйсың, әмма төгәл атама бирә алмыйсың. Бу жанр кысаларында авыл тормышы кагыйдәләрен беләчәкбез, малайларның зарларын һәм кызларның хыялларын ишетәчәкбез. Күп хәрәкәт итәчәкбез, бу безнең өчен табигый. Ә кайвакыт тынып калачакбыз, анысы авыррак бирелә. Шулай ук билбау көрәшен дә күрсәтербез һәм, әлбәттә, чиста бәхет белән уртаклашырбыз», – ди авторлар.

«Чисто Чиста» җырын һәм клибын музыкаль мәйданчыклардан тыңлап һәм карап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100