news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Yummy Music туган көне уңаеннан GALA журналы белән берлектә кичә үткәрә

Yummy Music туган көне уңаеннан GALA журналы белән берлектә кичә үткәрә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Yummy Music лейблы 12 яшьлек туган көненә GALA журналы белән уртак кичә оештыра. Ул «Новая нефть» дип атала.

«Татар музыкасы – ул яңа нефть! Ул рекламада, кинода, театрда, паркларда һәм скверларда, урамнарда һәм стримингларда. Татар музыкасы тәрҗемәсез дә аңлашыла, ул мәдәниятне саклый һәм үстерә, җыр текстлары аша телне өйрәнәләр. Нефть, мөгаен, кайчан да булса бетәчәк, ә татар музыкасы беркайчан да бетмәячәк», – дип хәбәр итә лейбл.

20 апрель Werk арт-киңлегендә беренче тапкыр лейблның 15 артисты бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Алар – Al Su, Elina, Gauga, Hanqyzy, Ilgiz, K-Ru, Llnrse, Malsi Music, qaynar, Said Olur, Urtic, Yatmas Dusai, Айрат Хайруллин, АлияНур, Усал.

Фото: © Yummy Music лейблы

news_right_1
news_right_2
news_bot