news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Yummy Music төркеме татар эстрадасы артистлары һәм УСАЛ рэперы белән концерт куя

Бу - Yummy Music Band төркеменең Алинә Шәрипҗанова, Раяз Фасыйхов һәм Илгиз Шәйхразыев белән берлектә беренче концерты.

8 гыйнвар 19.00 сәгатьтә Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова, Раяз Фасыйхов, татар эстрадасы җырчысы Илгиз Шәйхразыев һәм рэпер УСАЛ катнашындагы Yummy Music төркеменең беренче концерты була.

«Yummy Music Band — танылган татар халык һәм авторлар җырларын башкаручы татар музыкантлары төркеме. Концерт MOÑ — Казандагы уникаль театр мәйданчыгында үтәчәк», - дип хәбәр итә Yummy Music лейблы матбугат хезмәте.

Музыкантлар составы:

  • Юрий Фёдоров — клавишларда, сәнгать җитәкчесе
  • Рәмис Гыйззатуллин — барабаннар
  • Илнар Фатыйхов — бас
  • Ринат Рысмәтов — гитара
  • Дмитрий Крапивин — гитара
  • Дмитрий Лысов — клавишларда
  • Алексей Макаров — клавишларда, тынлы уен кораллары
  • Алмаз Әхмәтҗанов — аккордеон
news_right_1
news_right_2
news_bot