news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Yummy Music шагыйрь Рәхим Саттар сүзләренә язылган композицияләр альбомын тәкъдим итә

Gorizont films документаль кино продюсерлык үзәге һәм Yummy Music татар лейблы «Высокий дух» фильмына язылган композицияләр альбомын тәкъдим итте. Саундтрекны барлык цифрлы мәйданнарда тыңлап була.

«Фильм быел Казан мөселман кинофестиваленең төп программасында күрсәтелде һәм Парижда ел саен уза торган ARFF кинофестивале финалисты исемен алды, шулай ук, «Особое упоминание» номинациясенә дә лаек булды. Саундтрек фильмның төп герое — шагыйрь Рәхим Саттар сүзләренә язылган 10 уникаль татар җырыннан тора», - дип хәбәр итә Yummy Music лейблы матбугат хезмәте.

Оештыручылар әйтүенчә, проектта сигез Казан артисты һәм композиторы катнашкан. «Алар, үз чиратында, музыкаль әсәрләрендә шигъриятнең тирән һәм кабатланмас мәгънәсен ача алды. Һәр артист шигырьне үзе сайлады. Музыкантлар жанрлар белән экспериментлар ясады һәм төрле стильләрдә эшләде — пост-рок, трип-хоп һ.б. Бу фильмның эмоциональ пейзажының күптөрле булуын күрсәтте», - диде алар.

  • Җырларның авторлары — Йосыф Бикчәнтәев, Дмитрий Крапивин, Әлфия Гәрәйшина, Ания Фәйзрахманова (Juna), Александра Мостафина, Fauzia, Оскар Юнысов (GAUGA), URTIC һәм Зуля Камалова. Альбомда ике татар халык җыры да бар, аларны төп геройның туган авылы – Чишмә авылы халкы язган.

«Высокий дух» альбомы – мөстәкыйль музыкаль әсәр. Ул тыңлаучыны тарихка җәлеп итә һәм Рәхим Саттарның дөньясын ачарга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100