news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Yummy Music музыкаль лейблы юбилей концертында татар төркемнәре чыгыш ясаячак

10 еллыгы уңаеннан лейбл заманча төрки этно-музыкасы плейлистын әзерли, аны җәй буе Кабан күлендә тыңлап булачак.

Yummy Music музыкаль лейблы юбилей концертында татар төркемнәре чыгыш ясаячак
Салават Камалетдинов/архив

Татар инди-сәхнәсенең төп иҗади берләшмәсе — Yummy Music лейблы 10 еллыгын билгеләп узачак. 30 июнь 18:00 сәгатьтә «Соль» клубының җәйге мәйданчыгында биш сәгатьлек концерт көтелә. Кичәдә бәйсез татар сәхнәсенең 10 башкаручысын ишетеп һәм күреп булачак: Gauga, ОММАЖ, Juna, Urtic, Усал, K-Ru, qaynar, Shanu, Malsi Music һәм Ilgiz.

«Узган елда лейбл 60 артык релиз чыгарды, алар барысы бергә өч миллионнан артык тыңлау җыйды. 10 еллыгы уңаеннан лейбл заманча төрки этно-музыкасы плейлистын әзерли, аны җәй буе Кабан күлендә тыңлап булачак. 2022 ел эчендә лейблның һәрбер резиденты альбом чыгарып өлгерде: Gauga — «Bichara», Оммаж — «Оммаж», qaynar — «meresimner», Urtic — «Күчтәнәч», Shanu — «Taran var», - диелә хәбәрдә.

Шулай ук бәйрәм уңаеннан Yummy Music барлык теләүчеләрне Милли китапханәдәге студиясендә иң күп кеше катнашындагы композиция яздырырга чакыра. Проектта теләге булган һәркем катнаша ала.

«Бездә уен коралында уйный белү, тавыш, нота белү, ритм һәм башка күнекмәләр буенча бернинди чикләү юк: проектта һәвәскәрләр дә, профессионаллар да, өлкәннәр дә, балалар да катнаша ала. Катнашучыларга белгечләр ярдәм итәчәк. Һәр сәгать саен яңа кешене яздырабыз. Бу процесс иртәдән кичкә кадәр дәвам итәчәк. Композиция барлык музыкаль мәйданчыкларда яңгыраячак», - диде лейблның матбугат хезмәте.

Июнь аенда «Яндекс Дзен» сәхифәсендә лейблның оешкан көненнән алып, хәзерге көнгә кадәр тарихын укып булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100