news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Yummy Music лейблы музыкаль бәйге игълан итте

Өч җиңүче 26 апрельдә Бауман урамында чыгыш ясарга чакырылачак.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Yummy Music лейблы «Мин татарча сөйләшәм!» фестивале белән берлектә музыкаль бәйгедә катнашырга чакыра. Фестиваль бу елның 26 апрелендә узачак.

«Музыкаль бәйгедә автор-башкаручылар катнаша ала. Моның өчен бары тик үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк», дип хәбәр итә оештыручылар.

Видеоның нинди техника белән — профессиональ камера яки телефон камерасына төшерелүендә аерма юк.

Башкаручылар саны — чикләнмәгән. Җырның сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә (һәм хуплана!). Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми», дип аңлата алар. Клиплар бәйгедә катнашмый.

Бәйгедә катнашу тәртибе:

  1. Видеоны интернетка йөкләргә һәм түбәндәге гаризаны тутырырга: https://forms.gle/3tDCCqs5GuR3mhw79
  2. «Мин татарча сөйләшәм!» фестиваленең ВКонтактедагы рәсми төркеменә кереп, бәйге турындагы постны

(https://vk.com/wall-1431363_6383) үз сәхифәңә репост ясарга.

 Гаризалар 7 апрельгә кадәр кабул ителә.

8-15 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» ВКонтактедагы төркемендә (https://vk.com/mintatsoy) иң яхшы башкаручыга тавыш бирү узачак. Өч җиңүче 26 апрельдә Бауман урамында чыгыш ясарга чакырылачак.

Тагын бер яңалык: җиңүчеләр үз чыгышын заманча төркемнәр белән бергә әзерләячәк. Алар бер атна дәвамында бергә аранжировка ясаячак. Быелгы фестивальнең кураторлары — Gauga, ОММАЖ һәм Shanu төркемнәре. 

news_right_1
news_right_2
news_bot