news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Yummy Music лейблы «Hazina» башкорт этно-төркеменең альбомын тәкъдим итә

Yummy Music лейблы «Hazina» башкорт этно-төркеменең беренче альбомын чыгарган. Альбомны музыкаль мәйданчыкларда тыңларга мөмкин. Анда «Алты егет», «Бала ҡарға», «Ишбирҙе ҡасҡын», «Йүккәкүр генәйем», «Ҡара тауыҡ», «Ҡуңыр буға», «Мөғлифә», «Наза», «Таштағы рундар», «Торналар» кебек җырлар урын алган.

«Дебют альбомда башкорт халык көйләренең бөтен матурлыгын һәм фольклор җырларның яңа эшләнелештә дә үзенчәлекләрен югалтмауларын күрсәтәсебез килә. Безгә төрле композиторлар белән эшләү, үз-үзебезне моңа кадәр иҗат итмәгән стильләрдә сынап карау кызыклы булды. Альбомда традицион озын көйне, халык көенә язылган стильләштерелгән рэпны, электрон музыканың төрле юнәлешләрен ишетеп була», — дип сөйләде проектның җитәкчесе Земфира Рәшитова.

«Hazina» проекты, исеменнән үк күренгәнчә, башкаручылар репертуарларында сирәк очрый торган һәм элек-электән үк бары тик хатын-кызлар тарафыннан гына башкарылган милли көйләрне ала. Төркемгә 2020 елда нигез салына, аның катнашучылары да – хатын-кызлар, дип хәбәр итә Yummy Music лейблы матбугат хезмәте.

  • Земфира Рәшитова — курай, тамак төбе белән җырлау. Проектның җитәкчесе — беренчеләрдән булып зур сәхнәгә чыккан башкорт курайчы-хатын-кыз.
  • Зәлия Нурлы — вокал, кубыз. «Мирас» җыр һәм бию ансамбленең солисткасы, «Ирандек мондары» республика конкурсының Гран-при иясе, «Урал моно» халыкара конкурсы лауреаты.
  • Зәлия Ганиятуллина — кыл-кубыз. Башкорт көйләрен кыл-кубызда башкаруны торгызучы һәм илнең төрле почмакларында концертлар куйган этно-музыкант. «Аманат» башкорт милли уен кораллары конкурсының Гран-при иясе, «Мирас» җыр һәм бию ансамбленең солисткасы.
  • Наилә Биктимирова — кыл-кубыз прима. Әлеге уен коралы бик яңгыравыклы һәм үзенчәлекле тавышка ия. Наилә Биктимирова Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында һәм Уфа сәнгать көллиятендә укыта.
  • Гөлназ Нәфыйкова — думбыра. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының 4нче курс студенты, республика күләмендә үткән конкурслар лауреаты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100