Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Yummy Music лейблы артистлары Түбәтәй ресторанындагы концертларының яңа сезонын ача
Yummy Music лейблы һәм Түбәтәй милли рестораны T-LIVE камералы концертларының яңа сезонын тәкъдим итә.
26 гыйнвар – «Яңа йолдыз» телепроектының җиңүчесе Эльвира Ракипова, 9 февраль – ике яшь мөслимәнең noor дуэты, 22 февраль – күпмилләтле һәм күпконфессияле qaynar лабораториясенең концертлары көтелә. Бу турыда лейбл вәкилләре хәбәр итте.
Исәкртеп узабыз, 2022 елның декабрендә Yummy Music инди-лейблы һәм Түбәтәй милли рестораннан челтәре T-LIVE проектын башлап җибәрде. Аның кысаларында заманча татар музыкасы вәкилләре челтәрнең нокталарында тере тавышка концертлар куя.
Түбәтәйнең Б.Рәмиев исемендәге яңа IT-парктагы ачу тантанасында Сәидә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады. Ә берничә атнадан Кремль урамында урнашкан ноктасында Malsi Music һәм Сугдэр Лудуп электрон лайв һәм этно-импровизация уйнады. 12 гыйнвар композитор һәм автор-башкаручы Азат Гыймадиевның фортепиано һәм скрипка аккомпанименты астындагы җанлы концерты узды.
Яңа сезонда концертлар Кремль урамы, 21 йортта узачак. 19:00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.
Концертларны тиздән ВКонтакте, Яндекс Дзен һәм YouTube платформаларында видео-форматта күреп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз