Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Yummy Music берьюлы өч премьера тәкъдим итә
Yummy Music лейблы бер көндә өч җәйге җыр чыгарырга булган. Бу хакта Yummy music лейблы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче җыр – URTIC «Күчтәнәч». Бу җәйдә электрон дуэт Салих Сәйдәшев һәм Хәйдәр Бигичев башкарган көйләрне дә үзләренең җырларына нигез итеп алган.
Икенче җыр – Ilgiz «Тәлинкә». Татар The Weeknd’ы ватык тәлинкәләр астында «ватык» мөнәсәбәтләрне символ итеп яшергән. Бу — пандемиягә кадәр язылган Нью-Йорк трилогиясенең икенче синглы. Татарстан буйлап чыгыш ясаулары Илгизгә елга бер сингл чыгарырга гына мөмкинлек бирә.
Өченчесе – Ittifaq feat. Ilgiz «Казаным». Бу релиз бераз медиа-археология өлкәсеннән. Yummy Music продюсерлары 2005 елда оешкан Ittifaq татар рэп-төркеменең «иске яңа» альбомының язмаларын тапкан. Иң башта, төркем берничә сингл, ә аннан тулы альбомны да музыкаль платформаларга чыгарачак. Бу җыр 2012 елда, Ilgiz’не татар The Weeknd’ы дип атамаган чакта, туган шәһәргә багышлап, язылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз