Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Yummy Music Band музыкантлары Илһам Шакиров җырларыннан торган концерт куя
Yummy Music Band музыкантлары һәм солистлары Илһам Шакировның репертуарында булган җырлардан концерт куя. Багышлау концерты 11 ноябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.
Yummy Music Band төркеме Илһам Шакиров иҗатының төрле чорларына караган җырлар башкарачак. Алар халык җырлары – «Керфекләрең синең нигә кара», «Ай былбылым» һәм татар шагыйрьләренең һәм композиторларының автор җырларыннан – «Син сазыңны уйнадың», «Сәрвиназ», «Эзләдем, бәгърем, сине» һәм башка җырлардан торган сәгать ярымлык программа тәкъдим итәчәк.
Кичәдә Казанның ун алдынгы музыканты һәм җырчылары чыгышы көтелә. Алар арасында Илгиз Шәйхразиев һәм Эльвира Мифтахова бар.
Моңа кадәр Илһам Шакировка трибьют узган җәй Кабан күле ярында тәкъдим ителгән иде. Саф һавадагы тере концертны Казан парклары һәм скверлары дирекциясе һәм Yummy Music музыкаль лейблы оештырды. Шулай ук, әлеге программаны 30 август Казан Кирмәнендә узган ДәртФест сәхнәсендә дә ишетеп булды.
- Трибьют – заманча тере музыканың иң яхшы традицияләрендә уза торган, артистка һәм аның иҗатына хөрмәт белдерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз