news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Yummy Music Band «Илһам Шакировка багышлау» концертын тәкъдим итәчәк

Yummy Music Band «Илһам Шакировка багышлау» концертын тәкъдим итәчәк
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Yummy Music Band музыкантлары 15 февральдә, Илһам Шакировның туган көнендә, Казан халкы һәм башкала кунакларына «Илһам Шакировка багышлау» концертын тәкъдим итәчәк. Кичә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә узачак. Концерт программасында солистлар Илгиз Шәйхразиев, Илгиз Мөхетдинов һәм Руслан Закиров чыгышлары көтелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Концертта 2025 елның декабрендә чыккан «Илһам Шакировка багышлау» исемле альбомнан җырлар тәкъдим ителәчәк.

Узган елда әлеге проект кысаларында 50дән артык музыкант берләште һәм яңа концерт программасы, студия альбомы һәм документаль фильм әзерләде. Яраткан халык җырлары заманча музыкаль форматларда яңача яңгырады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot