news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Юлларда иминлекне бергә саклыйк!» дип исемләнгән бәйгенең җиңүчеләре билгеле

«Юлларда иминлекне бергә саклыйк!» дип исемләнгән бәйгенең җиңүчеләре билгеле
"Теләче информ" мәгълүмат үзәге

Балалар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаларын кисәтү һәм булдырмау максатыннан «Теләче информ» мәгьлүмат үзәге, Теләче муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе һәм мәгариф бүлеге белән берлектә, «Юлларда иминлекне бергә саклыйк!» дип исемләнгән район бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды.

«15 июньнән 15 августка кадәр дәвам иткән бәйгедә укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре һәм әти-әниләр катнашты. Олы Мишә мәктәбендә әлеге бәйгедә катнашып, җиңүгә ирешкән катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләрне тәбрик итәргә Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Теләче муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Илнур Хәмидуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, Саба районының «Юл хәрәкәте иминлеге» профилактика бүлеге начальнигы Гүзәл Ягафарова да килгән иде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Теләче информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин.

Җиңүчеләр исемлеге:

«Творческая» – «Иҗат» номинациясе буенча бүләкләнүчеләр:

  • 1 урын – Рузия Хуҗина, өченче номерлы балалар бакчасы
  • 2 урын – Гөлсинә Йосыпова, икенче номерлы балалар бакчасы
  • 3 урын – Бәхтияр Шәмәрданов, өченче номерлы балалар бакчасы. Җитәкчесе: Рузия Хуҗина

«Литературная» – «Әдәби» номинациясе буенча бүләкләнүчеләр:

  • 1 урын - Кадрия Вәлиева, икенче номерлы балалар бакчасы
  • Александр Пакшин, Үзәк мәктәбе
  • 2 урын - Алинә Хәбирова, икенче номерлы балалар бакчасы
  • Таңчулпан Гыйләҗева, Баландыш
  • 3 урын - Рәфинә Фәсхетдинова, беренче номерлы балалар бакчасы
  • Тәнзилә Гыйләҗева, Баландыш

«Следуйте, дети, правилам этим!» номинациясе буенча бүләкләнүчеләр:

  • 1 урын – Наилә Бәдриева, Иске Җөри мәктәбе,
  • Кашаповлар гаиләсе, №1 номерлы балалар бакчасы
  • 2 урын – Сәйфетдиновлар гаиләсе, Теләче авылы,
  • Гәүһәр Ханипова, Теләче авылы. Җитәкчесе - Фәридә Хәбирова
  • 3 урын – Хәбировлар гаиләсе, Теләче авылы,
  • Азат Заһидуллин, №2 номерлы балалар бакчасы. Җитәкчесе - Гөлшат Авзалова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100