news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Юлларда ике көнгә бер кеше юк була

Республика ЮХИДИ идарәсе статистикасы шул хакта сөйли

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”). Февральның 27 көнендә бер Татарстан территориясе юлларында гына да 16 кешенең гомере транспорт һәлакәтендә вакытсыз өзелгән, 275е озак вакыт дәваланырга мәҗбүр булган – кешеләргә шәхси каза салган 230 һәлакәт нәтиҗәсе шул. Һәлакәтләр саны ягыннан хәтәр “беренчелек”не бирмәгән Казандагы 119 һәлакәттә 3 гомер киселгән һәм 133 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән.

Бу статистик мәгълүматларны “Татар-информ” агентлыгына республика ЮХИДИ идарәсе тапшырды.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100