news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юлия Самойлова "Евровидение-2018" бәйгесендә чыгыш ясарга нияте барлыгын белдергән

Җырчы Россияне Лиссабонда узачак музыкаль бәйгедә катнашу өчен рәсми раслау көтә.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ). Җырчы Юлия Самойлова Россияне “Евровидение-2018” музыкаль бәйгесендә Лиссабонда тәкъдим итмәкче һәм ул аннан рәсми раслау көтә. Бу хакта җырчының матбугат сәркатибе җиткергән.

Самойлова сүзләренчә, ул беркайчан да Португалиядә булмаган, шул ук вакытта “Евровидение”дә чыгыш ясау – аның гомерлек хыялы. Бу хакта RT “РИА Новости”га сылтама белән җиткерә. Хәзерге вакытта җырчы бәйгегә әзерләнә.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда “Евровидение” бәйгесенең Лиссабонда узачагы билгеле булды. Юлия Самойлова Украинаның куркынычсызлык советы тарафыннан илгә керүдә чикләүләр булу сәбәпле, Киев шәһәрендә узган “Евровидение-2017” бәйгесендә чыгыш ясый алмады. 2017 елның апрелендә “Беренче канал” генераль директоры Константин Эрнст җырчының 2018 елгы бәйгедә чыгыш ясаячагын җиткергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot