news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юлия Әдһәмова: Татарстанда инклюзив берләшмәләр белән эшләү буенча белгечләргә кытлык

«Мәдәни-күңел ачу үзәкләрендә якынча 1,5 мең инклюзив клуб берләшмәләре эшли, анда 18 меңгә якын кеше шөгыльләнә», - диде министр урынбасары.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова бүгенге көндә Татарстанда инклюзив клублар белән эшләү буенча белгечләр әзерләү программалары булмавын әйтте.

«Республикада шундый осталыкка ия булган мәдәният хезмәткәрләре җитми. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән әлеге юнәлешкә аерым модуль кертелгән (клуб берләшмәләре белән эшләү буенча белгечләрне) яңадан әзерләү һәм укыту өчен акча бүлеп бирелде», - диде ул Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышындагы чыгышында.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә республиканың мәдәни-күңел ачу үзәкләрендә якынча 1,5 мең инклюзив клуб берләшмәләре эшли, анда 18 меңгә якын кеше шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100