news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юлия Әдһәмова: Мәдәният йортларында интернет булмау – төп проблема

Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына муниципаль мәдәният учреждениеләрендә кирәкле җиһазларны алу, рәсми сайтларны булдыру турында хат юлланган.

Юлия Әдһәмова: Мәдәният йортларында интернет булмау – төп проблема
Владимир Васильев

Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова республика районнарында мәдәният йортларында интернет булмау проблемасын күтәрде.

«Мәдәният йортларына интернетны кертү буенча күп сораулар килә. Интернетка керү мөмкинлеге булган мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләр өлеше 20,1 процентны тәшкил итә (2020 елда - 14,1 процент), шәхси компьютерлар һәм автоматлаштырылган эш урыннары саны - 1832 (2020 елда – 1719 булган)», - диде ул Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышындагы чыгышында.

Аның әйтүенчә, Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына муниципаль мәдәният учреждениеләрендә кирәкле җиһазларны алу, рәсми сайтларны булдыру турында хат юлланган. «Министрлык тарафыннан сайтлар булдыру өчен чыгымнарны грант ярдәмен алу проектларына кертергә тәкъдим ителде», - диде ул.

«Татарстанда мәдәният үсешенә, аның инфраструктурасын камилләштерүгә аерым игътибар бирелә. Социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау кысаларында районнарда клублар төзелә, җиһазландырыла. Хәзер бу программа федераль дәрәҗәгә күчте һәм киләсе елда ике район һәм җиде авыл мәдәният йортын төзү, капиталь ремонтлау каралган», - диде Юлия Әдһәмова.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова мәдәният йорты хезмәткәрләре өчен җир кишәрлеге бүлеп бирү турында закон кабул ителгәнен искәртте.

«Мәдәният йортына эшләргә кайткан яшь белгечләр яки милке булмаган мәдәният йорты хезмәткәрләре исәпкә басарга тиеш була. Шуннан соң муниципаль берәмлекләр аларга җир кишәрлекләре бүлеп бирә ала. Ярдәм чаралары бар, алардан файдаланырга кирәк», - диде ул.

Депутат әйтүенчә, мәдәният йорты хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 26 меңнән башлана. «Без бу күрсәткечне һәрвакыт күзәтеп торабыз. Һәрхәлдә, тәҗрибәгә, стажга бәйле тарификация бар. Никадәр озак эшләсәң, хезмәт хакы да шулкадәр күбрәк», - дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100