news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юлия Әдһәмова: Күренекле шәхесләрнең хәтерен мәңгеләштерү программасы биш елга төзелгән

Депутат Рәүфәл Мөхәммәтҗанов мәдәният, сәнгать өлкәсендә күренекле шәхесләрнең хәтерен мәңгеләштерү мәсьәләсе ничек хәл ителгәнен сорашты.

Юлия Әдһәмова: Күренекле шәхесләрнең хәтерен мәңгеләштерү программасы биш елга төзелгән
Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйтүенчә, күренекле шәхесләрнең хәтерен мәңгеләштерү программасы биш елга төзелгән.

Бу хакта сүз ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында барды. Депутат Рәүфәл Мөхәммәтҗанов мәдәният, сәнгать өлкәсендә күренекле шәхесләрнең хәтерен мәңгеләштерү соравы ничек хәл ителгәне турында кызыксынды.

Ул, карар кабул ителеп тә, финанслау хәл ителмәгәнгә, мемориаль такта куелмаган очраклар булуын әйтте.

«Безнең хәтерне мәңгеләштерү программасы биш елга формалаштырылган, без аның турында барлык иҗади берлекләр белән фикер алышабыз. Әгәр кирәк булса, депутатларга да тәкъдим итә алабыз», - дип җавап бирде Юлия Әдһәмова.

Аның сүзләренчә, хәтерен мәңгеләштерү кирәк булган шәхесләрнең даталары билгеләп чыгылган.

«Финанслау мәсьәләсе Ләйлә Фазлыева рәислегендә утырышта карала. Документлар пакеты тулысынча әзер булгач, Татарстан Президентының аерым карары нигезендә, финанслау буенча аерым карар кабул ителә», - диде Юлия Әдһәмова. Ул монументаль такта гына түгел, теге яки бу шәхес исемендәге стипендия бирү, башка формалары да булганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100