Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юлианна Караулова: Казан – чын мәгънәсендә гастрономия оҗмахы
Казанда кунакчыл кешеләр күп һәм җылы атмосфера хөкем сөрә. Җырчы Юлианна Караулова Татарстан башкаласында уза торган «Яңа дулкын 2026» («Новая волна 2026») халыкара яшь башкаручылар конкурсы кызыл келәмендә журналистларга шулай дип белдерде.
«Минем яраткан ял итү һәм күңел ачу төре – ризык. Казанда бик тәмле ашаталар, бу чын мәгънәсендә гастрономия оҗмахы, шуңа күрә мин һәрвакыт ниндидер яңа тәмле урыннар ачарга барам», - диде ул.
Караулова өстәп әйткәнчә, Казан бик күп туристларны үзенә җәлеп итә, чөнки шәһәр бик матур.
«Мин хатын-кыз матурлыгы буенча эксперт түгел, әмма миңа калса, иң чибәр кызлар Татарстанда яши», - дип искәртте җырчы.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз