news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Юлдаш»: Мәктәп укучыларының патриотлыгы укыту һәм тәрбияләү процессында формалаша

«Юлдаш»: Мәктәп укучыларының патриотлыгы укыту һәм тәрбияләү процессында формалаша
Фото: «Юлдаш» газетасының Вконтактедагы битеннән

Мордовиядә чыгучы «Юлдаш» газетасында Наилә Насырованың «Патриотик тәрбия бирүдә Фәризә Киселева эше» дигән язмасы чыкты.

«Бөек Җиңүнең 80-еллыгы һәм музейның 15 еллык юбилее елында Рузаевка шәһәренең 10нчы мәктәбендә патриотик тәрбия үзәген оештыручы Фәризә Рәхим кызы Киселева, 9 А сыйныф экскурсоводлары Никита Кулагин, Алина Мухаева, Алина Атикова белән 1-9 нчы сыйныфларда «10нчы мәктәп укытучылары-фронтовиклары» дигән Җиңү дәресләре үткәрде.

Дәресләрнең кереш сүзе булып укытучыларның, Рузаевка шәһәре мәктәпләре музейларын оештыручыларның, китапханәчеләрнең, мәктәпне тәмамлаучыларның җылы котлаулары булды.

Музейны булдыру титаник хезмәтен кем белә - башында торган оештыручы белә. Талантлы һәм максатчан Фәризә Рәхим кызы идеясе белән мәктәптә музей төзелә. «Бөек Ватан сугышы» темасын өйрәнгәндә туган якны өйрәнү материалын куллану дигән диплом эшен ул университетның тарих факультетында гына түгел, тормышта да, мәктәптә дә «бишле» билгесенә яклады. «Үз баласын» бүген дә саклый: музей киңәшмәсенә булыша, патриотик форумнар, Батырлык дәресләре үткәрә... Күптән түгел «Музей - патриотизм чишмәсе» эчтәлекле экспозициясендә музейның барлыкка килү тарихы, Бөек Ватан сугышы ветераннары, мәктәпне тәмамлаучылар - СВОда катнашучылар тупланган: Батырлык дәресләре өчен бай материал.

- Музей булдыру өчен үз эшеңне яратырга, аны үстерергә, киләчәккә этәрергә кирәк, - ди 10 нчы мәктәпнең укытучы-филологы Галия Невлютова. - Мәктәп укучылары фронтовик-укытучылар Косырев Михаил Михайлович белән Шитов Иван Павловичның биографияләре һәм хәрби батырлыклары турында белделәр. Ә бит мәктәп укучыларының патриотлыгы укыту һәм тәрбияләү процессында формалаша. Беренче сыйныф укучылары тугызынчы сыйныф укучылары белән беррәттән «Хәтер» проектында да катнашалар. Безнең бурычыбыз - батыр якташларыбыз турында истәлек саклау.

Укытучылары Киреева Галина Вениаминовна белән балалар «Гаиләбезнең Хәтер китаплары» акциясендә актив катнашалар. Бабаларыбызның батырлыклары турында кыйммәтле материал туплаганнар. Бу дәрестә укучылар алар турында сөйләштеләр. Саитов Тимур үзенең бабасының атасы Айса Умяр улы Саитов белән горурлана. Ул ике Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале һәм башкалары белән бүләкләнгән. Ә Химмаш бистәсенең Рузаевка 6 нчы филиалы китапханәчесе Гөлчәчәк Кузикова балаларны Бөек Ватан сугышына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырган. Укучыларның Бөек Ватан сугышы турында күбрәк китаплар укуларын теләгән.

Фәризә Рәхим кызы 1-9 сыйныф укучыларына Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклаучы туганнарының «Истәлек китабы»н күрсәткән. Курск сугышында катнашкан үзенең абыйсы Айса Радимов, Киров өлкәсенең Кирово - Чепецк шәһәрендәге Карино торф предприятиесенең тыл хезмәтчәне булган әнисе Гөлҗамал Баторшина турында сөйләгән.

- Музейдагы дәрес чын патриотизм дәресенә әверелде. Укучылар тарихи хәтерне саклауның һәм илебез өчен көрәшүчеләрнең батырлыкларына хөрмәтнең мөһимлеген аңладылар. Һәрбере бу хәтерне саклауга үз өлешен кертә ала: чараларда катнашу, гаиләбез тарихын өйрәнү яки ветераннарга ихтирамлы мөнәсәбәттә булу, - диләр мәктәп активистлары, экскурсоводлар Алина Мухаева белән Алина Атикова. - Шулай ук мәктәп музееның 15 еллык юбилее уңаеннан Фәризә Рәхим кызына искиткеч музей оештырган өчен рәхмәт әйтәбез. Безнең музей мәктәпнең визит карточкасына әйләнде.

Ә экскурсовод Никита Кулагин үз фикерен әйтте: «Без фронтовик укытучыларның тормыш юлы һәм мәктәп үсешенә керткән өлешләре турында белдек. Мәктәп биналарында мемориаль такталар ачарга, алар турында фотокүргәзмәләр ачарга кирәк дип тәкъдим итә музейны оештыручы Фәризә Рәхимовна. Мондый дәресләрне һәм чараларны мөмкин кадәр ешрак үткәрергә кирәк. Алар безгә үткәннәрне истә тотарга, хәзерге вакытны кадерләргә һәм тамырларыбыз белән горурланырга ярдәм итә».

«Солдат шәҗәрәләрен 9 майга гына түгел, һәрчак язарга кирәк. Без үзебезнең герой бабаларыбыз турында белергә бурычлы. Киләчәк буын өчен истәлекләрне сакларга кирәк: бу бик мөһим», – ди Фәризә Рәхимовна».

news_right_1
news_right_2
news_bot