news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юлдагы баланы бәрдереп, авария урыныннан качып киткән шоферны Казанның ЮХИДИ идарәсе эзли

Юл һәлакәте Бигичев урамындагы 22нче йорт каршында булган.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Казанның ЮХИДИ идарәсе, мәктәп укучысын бәрдереп, авария урыныннан качып киткән машина йөртүчене эзли. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Узган чәршәмбедә билгесез автомобиль Бигичев урамындагы 22нче йорт янында 14 яшьлек кызны бәрдергән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, мәктәп укучысы юл аша тиешле булмаган урыннан чыккан», - дип хәбәр хәбәр иттеләр ЮХИДИ идарәсеннән.

Машина йөртүче авария урыныннан качып киткән, кыз баланың аягы имгәнгән.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, әлеге юл һәлакәтен үз күзләре белән күрүчеләр булса, түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot