news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юлда хәле начарланган Татарстан хаҗиясенә Истанбул табиблары операция ясаган

Хаҗ гыйбадәтләрен үтәп Казанга кайту өчен 17 июльдә юлга чыккан Татарстан хаҗиясе 62 яшьлек Гөлшат Хәйретдинова Җиддәдән Истанбулга очканда самолетта үзен начар хис итә башлаган һәм аны Истанбул хастаханәсендә калдырганнар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Рейс вакытында аңа «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторының хаҗиларын озата баручы табиблар ярдәм итте, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтте, аннары очкыч Истанбул аэропортына төшү белән үк, хаҗиларның төркем җитәкчесе Марат хәзрәт самолетка ашыгыч ярдәм машинасы чакыруны һәм пациентканы җирле клиникага озатуны оештырды.

Төркия табиблары Казан коллегалары тарафыннан башкарылган ашыгыч ярдәмне югары бәяләде һәм хәлиткеч булды дип атады. Алар билгеләп үткәнчә, Казан табиблары, үз тәҗрибәләренә таянып һәм анализ өчен төгәл аппаратура булмаган килеш дөрес карар кабул иткән. Хаҗия клиникага исән-имин килеп җитсен өчен, дәвалау һәм комплекслы чаралар үткәргәннәр.

Авыр хәлдә китерелгән пациентканы Төркия табиблары тиз арада тикшергәннән соң, ашыгыч рәвештә операция ясау кирәк икәнлеген әйттеләр.

Татарстан хаҗиларының, Гөлшат ханымның якыннары һәм туганнарының, барлык битараф булмаган кешеләрнең актив тырышлыгы һәм «ДУМ РТ Хаҗ» операторы ярдәме белән кыска вакыт эчендә Гөлшат ханымга операция ясау өчен 12 мең доллар күләмендә акча җыелды.

Ул, операциядән соң, озата баручы улы белән Истанбул клиникасында дәваланырга тагын бер атнага калачак әле. Хәзерге вакытта аның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100