news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юлда утырган «ВАЗ-2110» пассажирлары машина хуҗасын буа башлаган

Казан – Яшел Үзән юлының 33 нче чакрымында туктатылган автомобиль пассажирында наркотикка охшаш матдә табып алынган

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 10сы көнне Татарстандагы Лениногорск – Алешкино машина юлының 15 нче чакрымында сәгать кичке 8 нчедә «ВАЗ-2110»  автомобиле пассажирлары, «тимер ат»ка хуҗа булу нияте белән, машина хуҗасын буа башлаган. Руль артындагы 1966 елгы ир машинаны юл астына таба юнәлткән, пассажирлар исә качып киткән. Шулай да, оператив-эзләү эшләре нәтиҗәле булып, һөҗүм итүчеләр Лениногорскиның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре кулына төшкән һәм алар эчке эшләр бүлегенә китерелгән.      

Шул ук көнне бераз иртәрәк, көндезге 3 тулганда, Казан – Яшел Үзән юлының 33 нче чакрымында Яшел Үзәннең ЮХИДИ һәм эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган «ВАЗ-2114» машинасындагы пассажирларның берсендә аксыл төстәге порошок сыман (наркотик дип фаразлана) матдә салынган төргәк табып алынган. Ачыклык кертү өчен, әлеге зат Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә китерелгән. 

Болар хакында Республика ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100