news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юлда карга батып калган иномаркадагы балалы гаиләгә Чаллы коткаручылары ярдәм иткән

Чаллы коткаручылары да «Инфинити» автомобилен кар көртеннән чыгара алмаган.

Юлда карга батып калган иномаркадагы балалы гаиләгә Чаллы коткаручылары ярдәм иткән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстанда балалы гаилә утырган иномарка юлда карга батып калган. Аларны коткаручылар машинасына утыртып, Чаллыга озатканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә кич «Искра» бакчачылык ширкәтендә «Инфинити» автомобиле карга батып калган. Машинада өлкәннәр һәм җиде яшьлек малай була, алар вакыйга урыныннан мөстәкыйль рәвештә китә алмаган», – дип ачыкладылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Урынга килгән Чаллы коткаручылары машинаны кар көртеннән чыгара алмаган. Баланы һәм әти-әнисен шәһәргә алып кайтканнар. Анда аларны туганнары, үз машиналарында килеп, каршы алган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot