news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юлда иминлек саклау полициясенең кыскартуга эләгәсе экипажларын саклап калу җаен таптылар

Эчке эшләр министры сүзләренчә, хезмәткәрләрнең бер өлеше муниципаль хезмәткә күчәчәк.

Юлда иминлек саклау полициясенең кыскартуга эләгәсе экипажларын саклап калу җаен таптылар
prav.tatarstan.ru

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин «Татар-информ» агентлыгына республика ЮХИДИ идарәсендә көтелгән кыскартуларга аңлатма бирде. Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Россия Президенты шул хактагы указны 2017 елның 31 декабрендә имзалады. Ил буенча Дәүләт автоинспекциясенең 10 мең хезмәткәре (Татарстанда – 190) кыскартылачак.

«Без дәүләт хезмәтләре (машина йөртү таныклыгы бирү, транспорт чарасын теркәү) күрсәтелә торган урыннарда хезмәткәрләрне эштән азат итмәячәкбез. Бу - Дәүләт автоинспекциясе өлкәсендә беренче генә кыскартулар түгел инде. Әгәр 2010 елдан алып исәпләсәк, 500дән артык ЮХИДИ хезмәткәре эштән җибәреләчәк.

Чынлыкта, әлеге сан юллардагы иминлеккә тискәре йогынты ясамый. Соңгы елларда видеокамералар, башка төрле инновацион алымнарны киң кулланабыз, шуңа күрә билгеле бер компенсация бар. Өстәвенә, Татарстан Президенты муниципаль хезмәткәрләр санын 165кә арттыруны хуплады. Без кыскартуга эләгәчәк 23 экипажны саклап калу җаен таптык. Бер хезмәткәр - федераль полициягә, экипаждагы икенче хезмәткәр муниципаль хезмәткә күчә, әлеге экипажлар эшләрен дәвам итәчәк. Юлларда нарядлар санын киметү күздә тотылмый», - дип искәртте Артем Хохорин.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100