news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юлда фаҗигале төстә үлүчеләрнең исемлеге арта тора...

Августта гына да Татарстандагы юлларда 67 кеше транспорт һәлакәтенә юлыгып әрәм булган, һәлакәтләр сентябрьдә дә кеше гомерләрен чикли

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Август аенда, ягъни 31 көндә Татарстандагы юлларда 67 кеше транспорт һәлакәтенә юлыгып әрәм булды, 855 кеше имгәнде, җитди җәрәхәтләнде – кешеләргә шәхси бәла-каза китергән 561 транспорт һәлакәте нәтиҗәсе әнә шундый. Гомере юлда фаҗигале төстә өзелгәннәрнең 6сы, имгәнүчеләрнең 186сы Казанда һәлакәткә очраган булган.

Юлда фаҗигале төстә үлүчеләрнең исемлеген дәвам иттереп, 1 сентябрь көндезге 2 нче 15 минутта Кама Тамагы – Шеланга – Казан машина юлының Кама Тамагы районы турысындагы 62 нче чакрымында «Лада Гранта» руленда барган 1969 нчы елгы хатын-кыз транспорт һәлакәтеннән соң яшәүдән туктаган. ЮХИДИлеләрдән алдан алынган белешмәләр аның юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттыруы, хәтәр урында каршы як юлга чыгуы, аннары юлдан читкә китеп, шунда әйләнеп каплануы турында сөйли. Шушы һәлакәт нәтиҗәсендә имгәнгән ханым исәннәр арасында кала алмаган: ул шунда җан биргән.

Кичә кичке 6 нчы 25 минутта Чаллының Мәскәү проспектында «Лада Калина» велосипедчы үсмерне бәрдергән. 1988 нче елгы егет идарәсендәге автомобиль дә хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне арттырган дип фаразлана. 2002 нче елгы үсмер хастаханәгә озатылган.

Шул рәвешле, сентябрьнең 2 көнендә республикада транспорт һәлакәтендә 1 кеше һәлак булган, 49ы төрле дәрәҗәдә тән казасына дучар ителгән. Һәрхәлдә, республика ЮХИДИ идарәсе әзерләгән статистика шул хакта сөйли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100