news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юлда әби белән оныгын машина бәрдергән

Түбән Карамалы – Албаба станциясе трассасында юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кич Түбән Карамалы – Албаба станциясе трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авария мизгеле узып баручы шофер видеорегистраторына эләккән. Роликта автомобильнең каршы як юлга чыгуы һәм 65 яшьлек хатын-кыз һәм 12 яшьлек бала алдында туктарга өлгермәве күренә. Нәтиҗәдә, автомобиль зур тизлек белән аларның икесен дә бәрдерә.

Алынган җәрәхәтләрдән әби шунда ук үлә, кызны хастаханәгә илтәләр һәм аңа медицина ярдәме күрсәтәләр.


news_right_1
news_right_2
news_bot