news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юлда ашыгыч ярдәм машинасын үткәрмәгән өчен җәза катгыйланды

Кагыйдә бозучыларны 5 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар яки бер елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Бүгеннән Россиядә юлда ашыгыч ярдәм машинасын үткәрмәгән машина йөртүчеләр өчен җаваплылыкны катгыйландыра торган закон үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Закон нигезендә, автомобиль йөртүче сиреналарын һәм утларын кабызган «ашыгыч ярдәм» яки башка кичектергесез хезмәтләрнең машинасын үткәрмәгән очракта, аны 5 мең сумга кадәр (моңа кадәр 500 иде) штрафка тартачаклар яки бер елга кадәр (моңа кадәр 3 ай иде) машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр.

Шулай ук РФ Җинаять кодексына да үзгәрешләр кертелә. Медицина хезмәткәренең эшенә комачаулау аркасында пациентның сәламәтлегенә зур зыян килсә, гаепле затны 80 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар, 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр яки шул ук срокка мәҗбүри эшләргә хөкем итәчәкләр. Әгәр гражданинның гамәлләре нәтиҗәсендә пациент үлсә, 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр яки шул ук срокка мәҗбүри эшләргә хөкем итәчәкләр.

РФ Президенты Владимир Путин федераль законны 26 июльдә имзалады.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100