news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юлай Шамилоглы: Минтимер Шәймиев — Россиядә төрки дөньяның иң абруйлы шәхесе

Галим Татарстанның беренче Президентын юлбашчы дип атады.

Юлай Шамилоглы: Минтимер Шәймиев — Россиядә төрки дөньяның иң абруйлы шәхесе
Рамил Гали/архив

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Назарбаев университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Юлай Шамилоглы Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне соңгы 40 елда Россиядә төрки дөньяның иң абруйлы шәхесенә әйләнде дип саный.

«Минтимер Шәриповичның зур абруе бар. Ул Татарстанның суверенлыгын яклап чыккан иде. Советлар Союзы Президенты Михаил Горбачев, Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин һәм хәзерге Президенты Владимир Путин аңа һәрвакыт хөрмәт күрсәтте», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Юлай Шамилоглы Минтимер Шәймиевне татар дөньясында юлбашчы булуын әйтте. «Бөтендөнья татар конгрессы оешуга да аның әһәмияте зур. Моннан тыш, Җир шарында татарларның диаспорасы көчле. Татарстан хөкүмәте әле дә дөнья буенча татар диаспорасы белән хезмәттәшлек итәргә тырыша, алар белән элемтәдә тора. Бу Татарстан өчен зур адым», — диде галим.

news_right_1
news_right_2
news_bot