news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юлай Шамильоглу Алтын Урда турында язган хезмәтенең кимчелекләрен әйтте

Ул диссертациясендә бик күп факторларны исәпкә алмаганын билгеләп узды.

Юлай Шамильоглу Алтын Урда турында язган хезмәтенең кимчелекләрен әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Тарихчы Юлай Шамильоглу “Алтын Урданың кабиләләр сәясәте һәм социаль корылышы” китабына карата фикерләре белән уртаклашты. VI Халыкара Алтын Урда форумы кысаларында конференциядә ул диссертация һәм шуның нигезендә язылган китабындагы кимчелекләре турында сөйләде.

Казахстанның Назарбаев университетының казах теле һәм тюркология кафедрасы мөдире диссертацияне 33 ел элек яклаган булган. Аның чыгышы хезмәтенә үзтәнкыйть рәвешендә яңгырады. “Бүгенге көндә мин андый китап язмас идем. Хәзер ул фикерләрне беркатлырак дип әйтмәсәм дә, шулай да тарихчы, бер үк вакытта әллә ничә факторны бергә кушып уйламый. Юлга чыкканда, башта бер әйберне тикшерергә кирәк”, - ди Шамильоглу.

Ул хезмәтендә Кырым, Әстерхан, Касыйм, Себер ханлыкларындагы кабиләләрне тасвирлаган булган. “Дүрт кабилә башлыгы ханны сайлаганнар, кирәк булса, куып җибәргәннәр. Армиянең нигезендә булганнар, чит илләр белән язышканнар. Ханның ярлыкларын алар кабул иткән, аларның мөһере булмаса, дөрес саналмаган. Бу кызыклы феномен”, - дип саный тарихчы.

“Тик мин диссертацияне язганда, экономиканы, сәүдәне, шәһәрләрне, климатның үзгәрешен, Алтын Урданың әдәбиятын исәпкә алмаганмын. Болай язарга ярамаган. Мин бу уңайдан тәнкыйть ишетеп, чарасызлыктан аптырашта да калдым. Яшь тарихчы буларак мин аңлап бетермәгән әйберләр булган”, - дип сөйләде Юлай Шамильоглу "Татар-информ" хәбәрчесенә. Тарихчы чыгышында Алтын Урда таркалуга китергән факторларның берсе булган чуманы өйрәнгәнен әйтте.

“Соңрак мин чума проблемасы белән шөгыльләнә башладым. Гарәп, рус, төрки, татар язмаларын өйрәнә башладым. Шуннан Алтын Урда таркалуында бик күп факторлар булуын аңладым. Әгәр иртәрәк өйрәнә башлаган булсам, күп әйберләрне башкача аңлаган булыр идем. Мин бу факторны күз уңында тотарга тиеш идем. Чума булмаса, Алтын Урда көчле дәүләт булып яшәвен дәвам итәр иде, бәлки, кайбер өлеше аерылган булыр иде – аны әйтеп булмый”, - диде галим.

Аннары ул бу тема буенча үзгәрешләр кертеп, яңа бүлекләр өстәп, икенче китап язганын әйтте. “Шуның буенча 30 елга якын вакыт эшлим. Диссертациядән кайбер кисәкләрне аның эченә куйдым”, - диде Юлай Шамильоглу. Алтын Урданың 750 еллыгы уңаеннан, тарихчының китабы башта рус телендә чыккан, көзен инглиз телендә чыгачак. Киләчәктә теманы тирәнрәк өйрәнеп, аның тагын китап язарга исәбе бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100