news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юлашев ветераннарны Конституциягә төзәтмәләр буенча өйләреннән тавыш бирергә чакырды

«ТР Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе үз өендә тавыш бирде.

Юлашев ветераннарны Конституциягә төзәтмәләр буенча өйләреннән тавыш бирергә чакырды
Владимир Васильев

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Үз-үзеңне коронавирус инфекциясе авыруыннан саклау өчен, өлкән кешеләргә һәм ветераннарга үз өеңдә тавыш бирергә кирәк. «ТР Ветераннары берлеге» республика иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе Әхәт Юлашев татарстанлыларга шундый чакыру белән мөрәҗәгать итте.

«Бүген сайлау кампаниясенең башы, беренче көн, һәм мин үз өемдә тавыш бирергә карар кылдым. Шулай ук татарстанлыларга, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә һәм ветераннарга мөрәҗәгать итеп, мин аларны өйдән тавыш бирергә чакырам, чөнки Конституциягә төзәтмәләр, бигрәк тә беренче бүлеге, безнең дәүләт территориясенең какшамаслыгы турында сөйли, ә бу — иң мөһиме», — диде Юлашев.

Ул, олы яшьтә булу сәбәпле, сайлау участогына бара һәм чиратта тора алмыйм, дип өстәде, шуңа күрә ТР Үзәк сайлау комитеты вәкилләрен үз өенә чакырды.

Элегрәк «Татар-информ» өйдән тавыш бирергә карар кылучыларга комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр тавыш бирү өчен махсус комплект белән киләчәкләрен хәбәр иткән иде: герметик пакетта бюллетень, өйдә тавыш бирү турында гариза бланкы, саклагыч битлек, перчаткалар, дезинфекцияләүче салфетка, авторучка булачак.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү җиде көн — 25 июньнән 1 июльгә кадәр үткәреләчәк. Өйдә тавыш бирүдән тыш, гражданнарның «мобиль сайлаучы» механизмы кысаларында алар өчен уңайлы булган теләсә кайсы участокта тавыш бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен күп функцияле үзәк офисларына, территориаль комиссияләргә гариза бирергә яки аны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә кирәк.

Санитар-эпидемиологик вазгыять катлаулы булу сәбәпле, сайлау участокларында тавыш бирү катгый саклык чараларын үтәү белән уздырылачак. Сайлау участокларына килгән татарстанлылар инде үз тавышларын биргән кешеләр белән очрашмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100