news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юлай Низаев: Муса Җәлилнең беренче укытучысы оныгы булуым белән горурланам

Юлай Низаев: Муса Җәлилнең беренче укытучысы оныгы булуым белән горурланам

Бүген Казан Кремле янында герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу митингында «Татар-информ» һәм «Интертат» хәбәрчесе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Юлай Низаев та Җәлилгә бәйле истәлекләре белән уртаклашты.

«Муса Җәлилнең беренче укытучысы оныгы булуым белән горурланам. Әнием ягыннан Айгөл нәнәемнең картәтисе Габдулла Усманов – Ленин ордены кавалеры, Оренбург өлкәсенең Мостафа авылыннан була. Җәлилне ул хәтерендә бик укымышлы, зирәк һәм тапкыр бала итеп истә калдыра. Уку яшенә җитмәгән булса да, кечкенә Муса мәктәп бусагасыннан атлап кергән була. Габдулла Габдрахманович исә аны өенә кайтарып җибәрми, абыйлары белән уку бүлмәсендә калдыра. Укытучы аның әдәби сәләтен дә, никадәр белемгә тартылганын да күреп ала. Безнең гаилә, туганнар өчен Муса Җәлил һәм җәлилчеләр бәйле һәр дата изге», – ди ул.

Әңгәмәдәш билгеләвенчә, Усманов гомере буена укучысының гаепсез булуына, чын герой икәненә инанып яшәгән.

«Җәлилгә «халык дошманы» исемен таккан чакта да Габдулла моның белән килешмичә, район мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчеләрен «ник аның турында әдәбият дәресләрендә сөйләргә ярамый? Булмас, Муса начарлык кылмас, гайбәттер», ди. Ни әйтсен дә, ничекләр сорасын инде гап-гади, шул ук вакытта Ленин ордены кавалеры булган укытучы абзый! Ә инде еллар узып «Совет әдәбияты» журналында кадерле укучысының шигырьләрен күргәч ул шулкадәр сөенә, авыл мәктәбенә барып линейка җыя һәм пионерлар алдында Җәлил шигырьләрен укып ишеттерә», – дип сөйләде Низаев.

Шулай ук, алга таба Габдулла Усманов Муса Җәлилнең газета һәм журналларда басылган шигырьләрен кисеп алып, кадерләп саклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot