Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юлай Миңнуллин Түбән Камада өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде
Татарстан икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин «Белемең белән уртаклаш» марафоны кысаларында Түбән Каманың 36нчы мәктәбе өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Анда ул Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Безнең республикада яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Ачык дәресләр - балалар белән җанлы диалог форматында белем һәм тәҗрибә уртаклашу, аларның сорауларына җавап бирү, аларга Татарстан икътисады, республиканың илебез үсешенә керткән өлеше һәм эшкуарлык нигезләре турында актуаль һәм аңлаешлы мәгълүмат бирү мөмкинлеге. Мондый темаларны яшүсмер чактан өйрәнергә кирәк», - диде Юлай Миңнуллин.
Аның сүзләренчә, төбәкләр икътисады үсешен билгеләүче төп күрсәткеч – тулаем төбәк продукты. Татарстан - Россиянең икътисадый яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе. Төп макроикътисади күрсәткечләр буенча республика лидерлык позицияләрен алып тора. Шулай ук ул Түбән Кама муниципаль районының республиканың сәнәгать секторын үстерүгә керткән өлешенә аерым игътибар бирде.
Ахырда министр урынбасары укучыларга яңа уку елында уңышлар теләде һәм аларның казанышлары киләчәктә Татарстан һәм Россия үсеше файдасына хезмәт итәр, дип өмет белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз