news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юл йөрү кагыйдәсен бозучыларны чит кешеләрдән алынган видео ярдәмендә җәзаларга мөмкиннәр

Эчке эшләр министрлыгында Россия Хөкүмәте комиссиясе хуплаган тиешле канун проектын әзерләгәннәр.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ хезмәткәрләренә юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны өченче затлардан алынган видеоязмалар ярдәмендә җәзалау вәкаләтен бирүне тәкъдим итә, дип яза «Газета.ру».

Эчке эшләр министрлыгында Россия Хөкүмәте комиссиясе хуплаган тиешле канун проектын әзерләгәннәр. Яңа канун проекты административ кодекска үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Үзгәрешләр полиция хезмәткәрләренә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, әгәр хокук бозу видеога теркәлгән булса, протокол төземичә генә, административ җәзалау карарын чыгарырга рөхсәт итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot