Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен быел 6 айда 2,3 млн. штраф салынган, хәзергә 1,8 млн. кадәре түләттерелгән
Суд приставларында башкарма производствода булган эшләрнең өчтән бере ЮХИДИ салган штрафларга кагыла
(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен быел 6 айда 2,3 млн. (төгәлрәге, 2345202) штраф салынган (былтыр беренче яртыеллыктагыдан 500490га азрак), хәзергә 1,8 млн. (1876605е) кадәре түләттерелгән. Шуларны законда каралганча 60 көн эчендә түләмәгәнгә РФ Административ хокук бозулар турындагы законның 20.25 нче маддәсе буенча 10953 эш кузгатылган (былтыргы шушы ук вакыттагыдан 2 тапкырга диярлек күбрәк) һәм судлар түләмәүчеләргә карата арест салу турында 3924 карар чыгарган (5 мәртәбә артыграк), 5426сына өстәмә штрафка салынган (14,2 процентка күбрәк), 250дән күбрәк бурычлы мәҗбүри эшләр башкару рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган.
Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозган өчен штрафлар түләттерү юнәлешендәге эшләр торышына карата уздырылган матбугат конференциясендә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе административ законнарны үтәү бүлеге башлыгы Илһам Кәлимуллин шундый статистик белешмә китерде.
ЮХИДИ идарәсе вәкиле Илһам Кәлимуллин һәм сөйләшүдә катнашкан Россия суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җиткәчесе урынбасары Алексей Гришин искәрткәнчә, штрафларын вакытында түләмичә 10 мең сумга кадәр җыйганнарны суд карары нигезендә РФ чикләреннән уздырмау кебек чара күрелә. Мисалга, быел 6 айда вакытында штрафын түләмәгән 11375 затка карата эш кузгатылган, штрафын түләмәүчене кулга алу (арест) турында 3924 суд карары булган (5 тапкырга артык), 463енә карата 15 тәүлеккә кадәр административ арест билгеләнгән һәм аларның 168е ЮХИДИ протоколлары буенча салынган штрафын түләмәгән өчен, 51енең милкенә арест салынган, аерым алганда, 49 транспорт чарасы хуҗасыннан тартып алынып “тимер ат”ына арест салынган, тагын 250се мәҗбүри эшләргә тартылган, штраф суммасы 27сенә карата тагын да арттырылган һ.б.
Тулаем быел гыйнвар-июнь айларында Россия суд приставлары федераль хезмәтененең ТР буенча идарәсенә 1 млн. 353 мең 721 башкарма производствога судлар эш тапшырган булып, шуларның өчтән бере – 432 мең 31е – ЮХИДИ язган штрафлар буенча һәм соңгысында 356 млн. 658 мең сум штраф түләттерү турында сүз бара. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, 239 мең 47 башкарма эшнең очына чыгып, 198 млн. 505 мең сум мәҗбүри түләттерелгән. Былтыр шушы ук вакытта 158 мең башкарма производство йөкләнеп, 62 млн. сум түләттерү бурычы куелган булган.
Вакытында штраф түләмәүчеләрнең бурычларын каплату йөзеннән, “Электрон документ әйләнеше” системасы аша банкларга быел беренче ярты еллыкта 90 мең запрос җибәрелеп, 30 меңе буенча эш үтәлде, дип белдерде ТРның Баш суд приставы урынбасары А.Гришин. Аның сүзләренчә, гомумән алганда, суд карары булып әлеге федераль хезмәткә штрафларны мәҗбүриләп түләттерергә, ягъни башкарма производствога тапшырылганнардан ЮХИДИ файдасына башкарылганнары 63 процентка арткан һәм бу эштә ЮХИДИ идарәсе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган “Юл приставы”/“Дорожный пристав” аппарат-программалы комплексы яхшы ук ярдәм иткән. Юлда кагыйдә бозып штраф салынган һәм түләү срогы чыкканнардан шуның белән быел беренче 6 айда 1325 транспорт чарасы туктатылып, бурычлыларның гомуми 2 млн. 889 мең сумлык милкен тартып алу турында 17 арест акты кулланылган, 3 млн. 799 мең сум күләмендә бурыч түләттерелгән. Җыеп кына әйткәндә, “Юл приставы” үзенең нәтиҗәлелеген бик яхшы раслады, ди Россия суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җиткәчесе урынбасары Алексей Гришин.
Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган һәм түләми качып йөргән автомобилистларның штрафларының гомуми суммасы 10 мең сумнан артып киткән 12 мең кеше исәпләнә: штрафларыннан качып, алар транспортын башка кешегә тапшыра яки теркәлгән урынында яшәми. Журналистларның сорауларына җавап биргәндә ЮХИДИ идарәсе вәкиле Илһам Кәлимуллин шулай дип, аның масштабын шактый җитди булуын күрсәтергә тырышты. Татарстанлыларның иң күп суммада – 50 мең сумга кадәр штрафын түләмәүче 190 зат булуы билгеле, ләкин, иртәме-соңмы, алар салынган штрафтан түләми котылып булмаганын аңлаячак, диде.
Аерым алганда, дәүләт органнары ягыннан мәҗбүри түләттерү суммасы хәзер 500 сум булып, 2 штраф вакытында түләнмәсә, шушы бурычлы затның милкенә суд приставлары арест салырга мөмкиннәр. Штраф салынып, аны 10 көн эчендә түләгән очракта штраф суммасын 50 процентка киметү кебек кызыксындыру чарасы турында күптән сүзләр барса да, закон проекты әле Россия Дәүләт Думасы карамагында, ягъни ул әле кабул ителмәгән, дип ачыклык кертте Илһам Кәлимуллин.
(Фотосурәттә сулдан - уңга: Алексей Гришин һәм Илһам Кәлимуллин. Карина Кәримова фотосы).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз