Юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән
Юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән
(Казан, 17 август, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстанның Әлмәт районында дүшәмбе төнлә автоһәлакәттә ике кеше үлгән. ВАЗ-2109 юл кырыенда торучы КАМАЗга бәрелгән.
Һәлакәт Әлмәт - Шугурово автоюлының 17нче километрында булган. ВАЗ-2109 автомобиленең йөртүчесе 21 яшьлек әлмәтле габарит утлары яндырылган йөк машинасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә "тугызлы" модель автомобиленең йөртүчесе һәм 25 яшьләр тирәсендәге пассажиры һәлакәт урынында үлгән. Татарстан юлларында августның 16 көнендә барлыгы 370 юл-транспорт һәлакәте булган, 41 кешенең гомере өзелгән һәм 458 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.