news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юл-транспорт һәлакәтенә очраган автобус белән идарә итүче исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан азат ителгән булган

Агымдагы елның февралендә ир-ат янә машина йөртү таныклыгын алган

  (Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Әлмәт районында балалар утырган автобус белән булган юл һәлакәтенең нечкәлекләре билгеле булды.
ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте мәгълүматына караганда, һәлакәт 5.15 сәгатьтә Казан-Оренбург трассасының 231 нче километрында Кичү авылы янында булган. Fiat Ducato автобусында Әлмәттән 10-11 сыйныф укучылары олимпиаданың йомгаклау турына Казанга барган. Балаларны ике укытучы озаткан. Алар белән бергә “РИТЭК” ҖЧҖ оештырган конкурста катнашу өчен тагын 4 укытучы булган.
Якынча мәгълүматларга караганда, автобус йөртүче идарә итә алмаган һәм кюветка очкан. Юл-траспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, Әлмәтнең 20 нче урта мәктәбендә белем бирүче 1970 нче елгы биология һәм география укытучы Светлана Подина вафат булган. Һәлакәттә балалар да зыян күргән, алар хастаханәгә озатылган.
ТР ЭЭМ мәгълүматларына караганда, 56 яшьлек автобус йөртүче 2011 елда транспорт белән исерткеч эчемлек куллаган килеш идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгыннан 18 айга мәхрүм ителгән булган. Автобус ТР Әлмәт районы Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе карамагында булган.
Юл-транспорт һәлакәте урынында тикшерү-оператив төркем эшли, һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot