news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юл-патруль хезмәте инспекторын кыйнаган өчен машина йөртүче җавап тотачак

Җинаять эше карау өчен Лаеш район судына җибәрелде.

(Лаеш, 21 август ,"Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш район суды хакимият вәкиленә карата көч кулланган 31 яшьлек исерек машина йөртүчене гаепләү буенча эшне караячак, дип яза җирле басма.

Булган хәлгә прокурор урынбасары Динар Гобәйдуллин аңлатма бирә:

-Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен гр. З.ны юл-патруль хезмәткәрләре туктата. Полицейскийлар аны “Казан-Оренбург” юлының Лаеш районы 20нче километрында юл читендә туктаган патруль автомобильгә чакыралар. Машина салонында гаепләнүче ике тапкыр инспекторның битенә суга. Үзен белештермәгән йөртүчене машинадан алып чыгалар, әмма моннан соң да кагыйдә бозучы тынычланмый һәм үзен акларга маташа: полицейскийның форма киеме погонына ябыша.

Лаеш район прокуратурасы гр. З.га карата гаепләү нәтиҗәсен раслады. Видеоязма булуга да карамастан, гаепләнүче үз гаебен танымады. Җинаять эше карау өчен Лаеш район судына җибәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100