Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юл һәлакәтләрендә кешеләр һәлак булган, “Лада Калина” машинасы янган
Соңгы 22 тәүлектә Татарстандагы юлларда кешеләргә шәхси бәла-каза китергән 379 юл һәлакәте теркәлгән
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә иртәнге 9.50 дә Казан - Малмыж юлының 65 нче чакрымында “ВАЗ-2109” машинасының 1974 нче елгы йөртүчесе юл хәрәкәте иминлеген саклаучы тиешле тизлекне сайлый алмау сәбәпле, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм “ГАЗ-3307” машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, “ВАЗ-2109” машина йөртүчесе җәрәхәтләрдән һәлак була.
Кичке 22.20 дә Рус Акташы - Азнакай трассасының 66 нчы чакрымында “Лада Калина” машинасын йөртүче 1972 нче елгы хатын-кыз да, хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайлый алмау сәбәпле, автомобиле юлдан түбән әйләнеп төшеп, яна башлый. Юл һәлакәтендә алган җәрәхәтләрдән машина йөртүче “ашыгыч ярдәм” машинасында җан бирә, ә 1981 нче елгы пассажир хастаханәгә озатыла.
Машина йөртүче дә, пассажир да саклык каешын эләктермәгән була.
22 көндә Татарстандагы юлларда кешеләргә шәхси бәла-каза, фиҗига китергән 379 юл һәлакәте теркәлгән: аларда 47 кеше һәлак булган, 471 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз