news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юл һәлакәтеннән балаларны саклауга игътибар арта
Төмән өлкәсе Автоинспекциясе юл һәлакәтләрендә күбесенчә балаларның һәлак булуы я зыян күрүенә бәйле борчылу белдерә һәм транспорт йөртүчеләрнең, төбәк халкының игътибарын шушы мәсьәләгә юнәлтергә тырыша
Скопировать ссылку
(Төмән, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Транспорт чараларының саны арткан саен балаларның юл һәлакәтенә эләгү очраклары да күбәйгәннән-күбәеп тора.
ГИБДД хезмәткәрләре юлларда йөрү культурасын күтәрү өчен күптөрле чаралар күрәләр. Шушы көннәрдә алар журналистлар өчен юл травматизмына багышланган матбугат конференциясе үткәрделәр.
ГИБДД ның статик мәгълүматларына караганда, агымдагы елда Төмән өлкәсендә балалар зыян күргән 311 юл һәлакәте теркәлгән, 331 бала зыян күргән, 11 бала һәлак булган, машина йөртүчеләр 35 очракта юл аркылы үтеп барган балаларны бәреп үткәннәр. Балаларны юл һәлакәтеннән саклауда машина йөртүчеләрнең һәм ата-аналарның җаваплылыгын күтәрүгә дә игътибарын көчәйтә юл кагыйдәләре сагында торучылар, әмма һәркемнең дә аңына, йөрәгенә үтеп керми юл һәлакәте сабаклары.
Агымдагы елда балалар гаебе аркасында 89 юл һәлакәте булган булса, зурлар гаебе белән 227 юл авариясе булган. Күптән түгел булган бер юл фаҗигасе якташларыбызны тирән тетрәтте. Хуҗасы аек булмаган хәлдә рульгә утырган “Ниссан” машинасы, көтмәгәндә каршы юл сызыгына чыгып, “ВАЗ” автомобиленә бәрелә, үзе травма алып котыла, ә тиешле җайланмасыз алгы утыргычка утыртылган 2 яшьлек кызы һәлак була. Икенче очракта “МАЗ” машинасы, борылганда, ике урам чатының читендә торган 10 яшьлек кызны прицепы белән бәреп уза, туктамый да, бала һәлак була.
Соңгы вакытларда балаларны юл һәлакәтеннән саклау чараларына игътибар бермә-бер арттырыла. Бүгенге көндә өлкә үзәгенең һәр мәктәбенә ГИБДД хезмәткәре беркетелгән, мәктәп инспекторлары укучылар белән юлда саклануга бәйле занятиеләр үткәрәләр, быел гына да 3 меңләп шундый занятие, 500 профилактик чара үткәрелгән.
Балалар юл кагыйдәләрен яхшы беләләр, ә менә зурлар турында алай әйтеп булмый, диделәр ГИБДД хезмәткәрләре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2