news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юл һәлакәтендә зыян күргән кызны Йошкар-Оладан Казанга алып кайталар

Кыз авыр хәлдә, ул ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Якын арада юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 14 яшьлек кызны алырга Татарстаннан Йошкар-Олага Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы борты очачак, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Татарстаннан оча торган бортта республика сәламәтлек саклау министрлыгының өч белгече дә барачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова хәбәр иткәнчә, коточкыч юл һәлакәтендә зыян күргән 14 яшьлек кызны Казанга Балалар республика клиник хастаханәсенә озатачаклар.

Зыян күргән кыз ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган.

Исегезгә төшерәбез, әлеге кыз Йошкар-Ола – Козьмодемьянск юлында «Мерседес» микроавтобусы белән агач ташучы «КАМАЗ» машинасы бәрелешендә зыян күргән иде. Һәлакәттә 15 кеше үлде, дүртесе хастаханәгә озатылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100