news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Юл кагыйдәләрен бозу өчен штрафны 50 процент ташлама белән түләтү бурычлыларны киметмәгән

Ләкин экспертлар ташламалар үзен аклады дип саный.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). 2016 елның башында юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 50 процент ташлама белән түләү мөмкинлеге кертелгән иде. Бу карар бурычлы кешеләрнең армиясен киметмәгән. Киресенчә, Россия Федерациясенең Федераль суд приставлары хезмәте мәгълүматларына караганда, 2015 ел белән чагыштырганда, 2016 елда идарә тармагы бурычларны түләтү эшләрен 43 процентка күбрәк кузгаткан. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Ләкин экспертлар ташламалар үзен аклады дип саный. Түләнмәгән штрафларның артуын исә алар видеофиксация камераларның күбәюе, автопаркның үсеше һәм Россия Федерациясенең Федераль суд приставлары хезмәте һәм ЮХИДИ арасында документ әйләнеше барлыкка килү белән бәйләп аңлата.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, 2016 елда Дәүләт автоинспекциясе 87,1 млн штраф карары чыгарган. 61,3 млн штраф түләнгән, шуларның 41,4 млн (67,5 процент) 50 процент ташлама белән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot