news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Юл иминлеге, яки һәлакәтләрсез хәрәкәт” атналыгына барлык дәүләт һәм җәмәгать оешмалары җәлеп ителәчәк

“Юл иминлеге, яки һәлакәтләрсез хәрәкәт” атналыгына барлык дәүләт һәм җәмәгать оешмалары җәлеп ителәчәк

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Татмедиа” агентлыгында 23-29 апрель көннәрендә узачак I Юл хәрәкәте иминлеге глобаль атналыгы уңаеннан матбугат конференциясе булып узды. Очрашуның кунаклары ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИИ башлыгы, милиция полковнигы Рифкат Миңнеханов белән ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров булдылар. Конференциядә 2007 елның беренче кварталында республикада юл хәрәкәте белән бәйле вакыйгалар һәм алда атап үткән атналыкка әзерлек торышы мәсьәләләре каралды.

Иң әүвәл журналистлар игътибарына юл-транспорт хәрәкәте фаҗигаләренә багышланган документаль фильм тәкъдим ителде.

Рифкат Миңнеханов белдерүенчә, быелның беренче кварталы әллә ни сөенерлек түгел икән. Чөнки 3 ай дәвамында республикада барлыгы 1252 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 128 кеше һәлак булган һәм 1612 кеше җәрәхәтләнгән. Шулай итеп, узган ел белән чагыштырганда, фаҗигаләр 16,9 процентка, үлүчеләр — 23,3 процентка һәм җәрәхәтләнүчеләр — 23,8 процентка арткан. Быелның гыйнвар ае аеруча кискен ай булган.

Юл-транспорт хәрәкәте белән бәйле фаҗигаләрдән шулай ук җәяүлеләр өстенә менү орчаклары да еш теркәлгән. Ул — 48,7 процент, ягъни 612 очрак. Бәрелү очраклары — 464 яки 36,9 процент, каплану орчаклары — 77 яки 6,1 процент икән.

Маршрут автобусларын йөртүчеләренең еш кына юл кагыйдәләрен бозуын да, руль артына аек булмаган хәлдә утыручыларны да телгә алды Рифкат Нургали улы. Моннан тыш, ул машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешын кимәве сәбәпле, күп кенә юл бәла-казаларының начар тәмамлануына да басым ясады.

Матбугат очрашуында хәбәр ителгәнчә, 23-29 апрель көннәрендә “Юл иминлеге, яки һәлакәтләрсез хәрәкәт” дигән девиз астында, атна дәвамында төрле чаралар уздырылачак. Халыкны юл-транспорт фаҗигаләре нәтиҗәләре белән якынрак таныштыруны, куркынычсызлык каешын куллануны пропагандалауны, аек булмаган килеш руль артына утыруның нәрсәгә илтүен, тизлек белән дөрес идарә итүне аңлатуны, светофор һәм юл билгеләренә игътибарны арттыруны максат итеп куйган атналыкта барлык дәүләти һәм җәмәгать учреждениеләрендә, югары уку йортларында бу юнәлештә эш җәелдереләчәк.

Мероприятиеләр планында пассажирлар йөртүче транспортларны тикшерү, 20-29 апрель көннәрендә “Җәяүле” дип исемләнгән ункөнлек, шулай ук куркынычсызлык каешын һәм мотошлемнар куллану буенча ункөнлек уздыру кебек чаралар бар.

Моннан тыш, атналык кысаларында, ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИИ җитәкчелеге белән, “түгәрәк өстәл”ләр, “кайнар линия”ләр, теледебатлар, матбугат конференцияләре оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot