Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юл хуҗалыгы министрлыгы: «Лада» асфальт өеменә очкан юл участогы ремонтка ябылды
Тыелган юл билгеләренә карамастан, шоферлар аларны игътибарсыз калдыралар һәм трассаның ябык участогы буйлап хәрәкәт итүләрен дәвам итәләр.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). «Лада» автомобиле асфальт өеменә барып кергән Бөгелмә –Лениногорск юлы участогы ремонтка ябылды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Транспорт министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«11 сентябрьдә Бөгелмә-Лениногорск автомобиль юлының 7нче чакрымыннан 10нчы чакрымына кадәр Зәй «Татнефтедор» ҖЧҖ подрядчы юл полотносын ремонтлау буенча эшләрне башлап җибәрде. 10 сентябрьдән юл башыннан 14нче чакрымына кадәр башкаручы автомобиль юлының әлеге участогын автотранспорт өчен ябык дип белдерә торган юл билгеләрен куйды», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Автомобиль юлының әлеге киселешендә подрядчы тарафыннан юл катламы яңартылачак, шулай ук дүрт суүткәргеч торбаны ремонтлау каралган.
Тыю билгеләре булуга карамастан, автомобильчеләр аларны игътибарсыз калдыралар һәм ябык участок буенча хәрәкәт итүләрен дәвам итәләр.
- «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек 11 сентябрь көнне Бөгелмә-Лениногорск трассасының 10нчы чакрымында «Лада Ларгус» шоферының куркынычсыз тизлек сайламавын, тау булып өелгән асфальт валчыкларына килеп кереп, каршы як полосага чыгып китүен хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз