news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юл хуҗалыгы һәм транспорт тармагы инновацион проектларга нигезләнеп үсәчәк

Теге яки бу өлкәдә инновацияләр турында сүз барганда, беренче чиратта, җәлеп ителүче инвестицияләр, эшләнмәләр, аларны кулланылышка кертү, җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү күздә тотыла

(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышында республиканың транспорт комплексын инновацияләр нигезендә үстерү хакында сөйләшү узды. Утырышта ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, министрлык-ведомство вәкилләре, ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов, юл-транспорт предприятиеләре җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Теге яки бу өлкәдә инновацияләр турында сүз барганда, беренче чиратта, җәлеп ителүче инвестицияләр, эшләнмәләр, аларны кулланылышка кертү, җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү күздә тотыла. Агымдагы елның ноябрендә РФ Дәүләт Советының Президент Дмитрий Медведев рәиселегендә узган утырышында ил башлыгы транспорт һәм юл тармагының инновацион үсешен тәэмин итү буенча бурычлар билгеләгән иде. Алар –юллар һәм башка инфраструктура объектлары төзелеше бәясен, технологияләрен дөнья стандартларына туры китерү, заман технологияләрен куллануны файдалы итәр өчен подрядчы оешмаларга транспорт инфраструктурасын төзү һәм эксплуатацияләүгә озак вакытлы контрактлар аша шартлар тудыру, норматив-хокукый базаны камилләштерү һәм фәнни-тикшеренү институтлары базасында инновацияле үсеш үзәкләре төзү.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Павел Чернов билгеләп узганча, моннан 10 еллар элек кенә республикада транспорт һәм юл хуҗалыгында яңа технологияләр куллану турында уйларга да мөмкин булмаган. Хәзер исә елдан-ел аларны куллануга ихтыяҗ да, гамәлгә кертү дә зур темплар белән үсә. “Тармакта инновацияле үсеш турында инде күптән сөйләшүләр бара. Бүгенге үсеш шартлары безгә сүздән эшкә күчәргә ярдәм итә. Хәзер транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагында техник яңарту бара. Бу инновацияле үсеш мәсьәләсендә динамизм хакында сөйләшү мөмкинлеген бирә”, - ди Павел Чернов.

Бүгенге утырышта шул шартларда гомуми һәм транспорт комплексында гамәлгә ашырылачак аерым проектлар хакында сүз барды. Татарстанда табылган табигый битумнан югары сыйфатлы юл битумы производствосын оештыру, вак ташлы асфальтбетон производствосы өчен үлән целлюлозасы нигезендә тотрыклыландыручы катнашмалар җитештерү, “Таиф-НК” базасында “Элвалой” катнашмасын кулланып, юл катламнарын ныгыту өчен полимер-битум материаллар җитештерүне, бозлавыкка каршы экологик куркынычсыз һәм югары сыйфатлы реагент җитештерүне җайга салу шундыйлардан. Транспорт тармагына килгәндә, кече авиациянең тиз үсеше өчен шартлар тудыручы, шәһәр транспортында инде кулланыла башлаган “Транспорт картасы” проектларын атап үтәргә була.

Павел Чернов сүзләренә караганда, тармактагы һәр инновацияле проект комплекслы чишелеш сорый. “Юл хуҗалыгында табигый битумнардан югары сыйфатлы окисьләшмәгән битум җитештерү проекты продукт алуны гына күздә тотмый. Моңа ирешү өчен стандарт булдыру кебек системалы бурычларны хәл итү кирәк. Россиядә бүгенгә әле окисьләшмәгән битумнар производствосы юк. Димәк, безнең министрлыкка “Росавтодор” федараль агентлыгы белән стандарт төзү буенча бергә эшләргә кирәк булачак. Шулай ук башка проектлар буенча да финанс, оештыру, техник җиһазландыру мәсьәләләре системалы чишелеш сорый”, - дип белдерде министрның беренче урынбасары.

Бу проектлар һәм аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре бүген расланган 2010-2012 елларда тармакны инновацияләр нигезендә үстерү чаралары планында урын алган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100